Телетапшырулар алып баручы, медицина фәннәре докторы Елена Малышева, яңа коронавирусның куркыныч дәрәҗәсе турындагы сорауга җавап биреп, ул “иң гаҗәеп” вирусларның берсе, дип белдерде. Бу хакта ул instagramда туры эфирда хәбәр итте.
Социаль челтәрдән файдаланучыларның берсе Малышева элек коронавирус куркыныч түгел, ә хәзер «хөкүмәт телендә» моны бик куркыныч дип белдергән. «Кайда дөреслек?» дип телевидениедә тапшырулар алып баручының язылучылары сорау бирә.
“Мин бу “иң гаҗәеп” вирусларның берсе дип санадым, һәм саныйм», — дип билгеләп үтте Малышева һәм коронавирус йоктыруга бәйле рәвештә вафат булган кешеләрнең уртача яше — 79,5 яшь, ә балалар аларга чирләми диярлек, дип ассызыклады. Алып баручының сүзләренә караганда, мондый вирусны эзләп табырга кирәк әле. Ул, әнисенә 86 яшь икәнен ассызыклап, өлкән кешеләр үләргә тиеш дип санамыйм диде.
Чыганак: mk.ru