Быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле булды.
2020 ел лауреатлары:
Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен);
Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);
Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);
«Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гөлнора Гатина.
- Быел Тукай премиясенә 12 намзәт тәкъдим ителгән иде.
- Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә куела
Чыганак: Ватаным Татарстан