Мәскәүдә коронавирус йоктыручыларны дәвалый торган хастаханә яна [видео]

-- Лейла

9 май 20.30 ләр тирәсендә Мәскәүдә коронавирус инфекциясе йоктыручыларны дәвалый торган хастаханәдә янгын чыккан.

Бинаның беренче катында шәхси әйберләр янган, бинада көчле төтен, дип яза ТАСС.
Хастаханәдән 200 кешене эвакуацияләгәннәр, кайбер мәгълүматлар буенча һәлак булучы бар. Аның пациент булуы мәгълүм.
Кайбер фаразлар буенча, янгын төзек булмаган медицина җиһазлары нәтиҗәсендә чыккан.

Чыганак: mk

Бәйле