Салават шәһәр суды кечкенә сеңлесен суда батырган укучыны бер елга иреген чикләгән. Сеңлесе аңа дәресләр әзерләргә комачаулаган, дип хәбәр иттеләр РИА Новостида.
Бу хәл 2019 елның сентябрендә булган. Мәктәп укучысы 7 яшьлек сеңлесен суда батыра. Шикләнелүчене тоткарлыйлар һәм кече яшьтәге кешене үтерү турында җинаять эше кузгаталар.
«Тикшерү барышында “Кеше үтерү” турындагы эш «саксызлык буенча үтерү»маддәсенә квалификацияләнде. Суд карары буенча, 17 яшьлек кызга бер елга ирегеннән чикләгәннәр, ул өендә җәза үтәячәк»,-дип хәбәр иттеләр Салават шәһәр судында.
Чыганак: РИА-Новости