Киров шәһәре балалар бакчасында балалар коронавирус белән күпләп зарарланган. Бу хакта төбәк Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.
Анда COVID-19 тесты 7 балада уңай нәтиҗәбиргән. Алар госпитальләргә урнашкан. Бу хакта тулырак мәгълүмат китерелми. Балалар кемнән зарарланган, шулай ук хәбәр ителми.
Киров өлкәсе Хөкүмәте матбугат үзәге мәгълүматлары буенча, төбәктә барлыгы 1 660 инфекция очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә савыгып китүчеләрнең гомуми саны 950 кеше тәшкил итә. Үлем очраклары саны 15кә кадәр арткан.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".