Алия Карачурина инстаграм битендә яңа фотоларын куйган һәм язылучылары арасында ул төрле фикер тудырган.
Берләре: “Аңламыйм, кайда соң егетләр! Ни эзли күңелләре? Ул буй-сын, төс-кыяфәт! Ул тәрбия, ул тавыш! Быелдан да калмыйча кияүгә чыгарга тырыш! Егетнең тап тик шундыен, синең өчен утка-суга керердәй булсын… Эш аты дип карамасын, бул син бала анасы, сыер итеп саумасыннар, бул син милләт анасы”, – дип мактасалар, икенчеләре аны Ришатка ошарга тырышуда гаепли. Әмма Ришатка барыбер, дип язып куйганнар.
Күпме кылансаң да, Ришатка ярый алмыйсың, дип әйтүчеләре дә табылган.
Чыганак: Шәһри Казан