«Биюче Чулпан Закированың кызы үлем хәлендә»: Чынлыкта нәрсә булган?

-- Лейла

 «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә ярдәм сорап пост урнаштырган.

«Кызымны машина бәрдерде. Ул авыр хәлдә», — диелгән хәбәрдә. Бу уңайдан ачыклык кертергә теләп, Казан филармониясе (Чулпан ханым шунда эшли) матбугат үзәге җитәкчесе Рәисә Борһаниевага мөрәҗәгать иттек.

«Юк, хәбәр дөрес түгел. Чулпанның аккуантын» взломать» иткәннәр. Каяндыр кызының да исемен эзләп тапканнар «, — диде ул «Шәһри Казан» хәбәрчесенә.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле