Ун ел элек өй янындагы бакчама урманнан алып кайтып дүрт төп шомырт утырткан идем. Хәйран матур булып үстеләр. Яз көннәрендә шомырт чәчәгенең исе бөтен тирә-якка таралып, күңелләрне җылытты. Быел да шомыртлар шау чәчәктә иде.
Әмма, берничә ел элек шомыртлар чәчәген кою белән, ботакларында әллә-нинди ямьсез кузаклар күренә башлады. Шомырты да бар, кузаклары да.
Быел әлеге зәхмәт шомырт агачларының дүртесен дә яулап алды. Ишетүемчә, Татарстанның кайбер авылларында да шундый ук хәл икән.
Хикмәт нәрсәдә? Мондый күренешнең нилектән килеп чыгуын ачыклар өчен Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһировка мөрәҗәгать иттем.
— Шомырт агачларында мондый авыру үзен әледән-әле сиздереп тора. Чәчәген койганнан соң ботакларда барлыкка килгән кузаклар — шомырт агачының “тафрин” дип аталучы гөмбәчекләр белән заралануы нәтиҗәсе ул. Бу төр авыру Россиянең күп төбәкләренә таралган.
Быел яз чагыштырмача иртә килде. Һава торышының озак вакытлар дәвамында җылы булуы “тафрин”ның таралып китүенә уңый тәэсир иткәндер. Шуңа бакчаларда кузаклы “мутант” лар күбрәк күзәтелә, — ди Марсель Шәрипҗан улы.
Кызганыч, әмма авыру шомыртларны дәвалау күп вакыт көткән нәтиҗәне бирми икән. “Авыру ботакларны кисеп, яндырудан башка чара калмый” — ди белгечләр.
Чыганак: Ватаным Татарстан