Татарстан хакимияте кайбер чикләүләрне йомшартты. Нәрсә үзгәрде?

-- Лейла

Татарстан хакимияте коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән кайбер чикләүләрне бетерде. Бу хакта ТР премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

 

Әйтик, 18 июньнән дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан пандемия шартларында профилактик чаралар үтәгәндә чаралар оештыру һәм үткәрү рөхсәт ителә. Шул ук вакытта массакүләм ял итү, мәдәни, спорт, күңел ачу чаралары тыю астында кала.

22 июньнән инвалидларны, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү буенча дәүләт үзәкләре, социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль-тернәкләндерү бүлекләре һәм дәүләтнеке булмаган социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрнең эше рөхсәт ителә.

Моннан тыш, 18 июньнән Татарстанга чит илләрдән килгән гражданнар өчен мәҗбүри 14 көнлек обсервация гамәлдән чыгарыла. Әмма мондый туристлар, шулай ук алар белән бергә яшәүче затлар яшәү урынында үз-үзләрен изоляцияләп ике атна вакыт үткәрергә тиеш булачак. ТР Юстиция министрлыгының «Бизнес Online» матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, обсервацияне гамәлдән чыгару республикага 18 июньнән килгән гражданнарга кагыла. 18 июньгә кадәр килгән һәркем обсерваторда кала.

 

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле