Җиләк сезоны башланып китте. Шуңа күрә сезнең өчен, кадерле укучыларыбыз, артистларның фикере буенча иң җиләкле урыннар исемлеген әзерләдек.
⠀
1. «Лаеш районы, Татар Сараланы авылы-Рәфидәнең ындыр башы» — дип җавап бирделәр сораучы инстадашларына Зөлфия Шәкирова белән Җәвит Шәкиров
⠀
⠀
1. «Лаеш районы, Татар Сараланы авылы-Рәфидәнең ындыр башы» — дип җавап бирделәр сораучы инстадашларына Зөлфия Шәкирова белән Җәвит Шәкиров
⠀
2. Лениногорск районы, Шөгер авылы тирәсе, «Люция апам җибәрде, сыерлар җиләк кенә ашап йөриләр ди» — Илсөя Бәдретдинова
⠀
3. Лениногорск районы, Ормышлы авылы — җырчы Рамил Галимҗанов тәкъдиме
3. Лениногорск районы, Ормышлы авылы — җырчы Рамил Галимҗанов тәкъдиме
4. «Яшь көч авылы янында. Җиләк бик күп, кешесе дә, «- дип бүлеште Дилә Нигъмәтуллина
⠀
5. Ә менә Гөлназ Сәфәрова җиләк тапмый, чәчәк кенә җыеп кайткан. Язылучылары «Арчада күп», «Кичә генә Семиозеркага барып, рәхәтләнеп җыеп кайттык», «Гөлназ, нәрсәгә сиңа җиләк? Үзең җиләктән дә матур булып утырасың» дип тезеп киткәннәр.
Фотолар Җәвит Шәкирова, Зөлфия Шәкирова, Рамил Галимҗанов, Дилә Нигъмәтуллина, Гөлназ Сәфәрова Инстаграм битләреннән ⠀