Бер танышымның телефон номерлары исемлегендә “Тракторчы Наилә” дигән исемгә күзем төште. Наилдер, төзәтеп куярга кирәк, дим. Ә ул: “Безнең Наилә апа әллә ничә Наилне бер якка куя”, — дип көлде.
Хатын-кызның машина йөртүенә ияләштек инде. Авыл хуҗалыгы техникасын иярләүче, үзе сварка тотып, кирәк-ярак ясаучы ханымнар сирәктер. Спас районының Иске Рәҗәп авылында яшәүче Наилә апа Габделхакова шундый һөнәр ияләренең берсе.
— Авылыбызда тракторчы хатын-кызга аптыраучы юк, — дип елмая Наилә апа. — Эшсез тормыйм, элегрәк ел саен 25 әр кешегә бакча эшкәртә идем. Хәзер яшь тә бара, халык та бәрәңгене киметте.
Наилә апа җәй буе хәрәкәттә. Бакчадагы 10 баш умартаны карыйсы, 6 гектар җирдә печән әзерлисе бар аның. Печән җыюны да җиңеләйткән ул.
.
— Покосны эттерә торган агрегат ясадым. Шуның белән җыйдырам да, арбага бер урыннан гына төйисе, басу буйлап йөрисе юк. Авылдаш ирләр дә килеп, өйрәнеп китте әле аны, — дип елмая Наилә апа.