Казанда Декабристлар урамында автобус янды. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.
Вакыйга урыныннан видеоны шаһитларның берсе бастырган. Кадрларда күренгәнчә, «энергетика университеты» җәмәгать транспорты тукталышы янында — автобус тора, аннан куе төтен ага.
Бу хәлнең нечкәлекләре ачыклана. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".