//Татар Тудей// Татар Бүген//
Күптән түгел, барысын да гаҗәпләндеп, артистар арасында яңа пар барлыкка килде- Лия Шамсина һәм Артур Mauzer Sax. Артур үзенең инстаграмында Лия белән ничек танышуын яза һәм тәкъдим ясаган мизгелдәге видеоязмасын урнаштыра.
» Лия белән шәхсән 5 елга якын таныш. Аралаштык, төрле чараларда күрештек, бер сәхнәдә чыгыш ясадык. Әти-әниләр күптән таныш. Әтиләр яшьтән үк дус булганнар. Хәтта, бәлки, кайчан да булса без бергә булырбыз дип уйлаганнар. Бер атна элек Лиянең әти-әнисе белән очраштым, кулын сорадым. Алар рөхсәт бирделәр.
Минем өчен әниемнең, туганнарымның, сеңелләремнең һәм якыннарымның фикере кебек мөһим иде. Әлбәттә, әтинең фикере дә. Булачак хатынымның гаиләсе әтине белүен теләдем.
Лия, әти-әниеңә, әбиеңә, бабаңа сиңа тәрбия биргәннәре өчен һәм миңа ышанганнары өчен рәхмәт» — дип яза Артур үзенең инстаграмында.
Саксафонист егет тәкъдимне Лиянең әнисенең туган көнендә ясаганлыгын да хәбәр итә.