Татарстанда антициклон йогынтысында аномаль эссе һава торышы урнашты. Әгәр антициклон 2010 елдагы кебек блоклаучы булса, мондый эсселек озакка сузылачак, дип әйтте КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев.
7 нче июльдән 17 нче июльгә кадәр көндезге һәм төнге температура югары булачак, дип фаразлана. Шулай итеп, 8 июльдә көндез һава-34, 9 июльдә 33 градуска кадәр җылыначак.
«Безнең төбәктә һава торышы югары антициклон белән билгеләнә. Һава температурасы климатик нормадан 5-6 градуска югарырак. 10 һәм 11 июльдә салкын фронт үтү сәбәпле температура бераз кимиячәк, әмма бу барыбер климат нормасыннан югарырак булачак», — дип сөйләде белгеч.
Явым-төшем көтелми диярлек,җил секундына 3-5 метр.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".