Туймазыда була бу хәл. Туймазыда тугыз яшьлек бала коега килеп төшкән.
Малай исән кала, әмма зыян күрә, мөстәкыйль рәвештә чыга алмый. Малайның ярдәм сорап кычкыруын узып баручы ишетә.
- Бала белән сөйләшкәндә мин аның кулы зыян күрүен һәм яралануын аңладым шуңа да ярдәм күрсәтер өчен, коега төштем, — ди аны коткаручы Ирек Гыйзамов.
Артём коега ничек килеп эләгүен дә хәтерләми. Ул көнне малай дуслары белән балалар поликлиникасы территориясендә йөргән, балалар ачык люкны күрмәгән.
Чыганак: Кызыл Таң