«Бик курыктым» — Илмира Нәгыймова нинди хыялын чынга ашырганда шулкадәр курка?

-- Лейла

Фотога төшү өчен матур урыннар эзләдем. Бик матур локацияләр җибәрделәр, беренче күрүдән үк гашыйк булдым. Атынгычта, көймәдә һәм ат белән фотога төштем. Атта йөрү — минем зур хыялларымның берсе иде. Эстраданың популяр җырчысы Ильмира Нәгыймова тормышындагы зур хыялын тормышка ашырган. Җырчы атта йөргән, ат белән фотога төшкән. Ниләр кичергәнен үзе безгә сөйләде.

  • Фотога төшү өчен матур урыннар эзләдем. Бик матур локацияләр җибәрделәр, беренче күрүдән үк гашыйк булдым. Атынгычта, көймәдә һәм ат белән фотога төштем. Атта йөрү — минем зур хыялларымның берсе иде. Мине иң тыңлаучан ак атка утырттылар. Кара төстәгесенә дә утырып карадым, ләкин анысы тынгысыз булып чыкты. Җиргә егып төшермәсә ярар иде, дип бик курыктым, — дип сөйләде Ильмира.

  • Атта утырганда, гел көләсем килде, балачага кебек шатландым. Күңелдә рәхәт иде. Атта чабып карыйсы да килгән иде, тик тәҗрибәм булмагач, хуҗалары курыкты. Атта йөргәндә, аңа аяк белән тибәргә кирәк икән. Юкса ул бармый, ди. Менә шунысы өчен атны бик кызгандым, — диде җырчы.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле