Юмартлык күрсәткән өчен нинди әҗер-саваплар языла?

-- kadria

Юмартлык мөселман кешесенә хас булган иң күркәм сыйфатларның берсе санала. Коръәндә дә, Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең хәдис-шәрифләрендә дә юмарт булуның өстенлекләре турында әйтелә. Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы мәчете мөгәллиме Раил хәзрәт ФӘЙЗРАХМАНОВ белән без шул хакта сөйләштек.

– Һичбер нәрсә өмет итмичә һәм кызганмыйча, бары Аллаһ ризалыгы өчен башкаларга үз малыннан өлеш чыгараган кеше дин буенча юмарт санала. Аллаһы тәгалә Коръәндә юмарт кешеләр турында болай дип хәбәр бирә: “Алар әйтерләр: “Без сезне, фәкать, Аллаһ ризалыгы өчен генә ашатабыз, сездән бер түләү дә, рәхмәт әйтү дә өмет итмибез” (“Инсан” сүрәсе, 9нчы аять). Безгә үрнәк булган сөекле Пәйгамбәребез дә (Аллаһның аңа мактавы һәм сәламе булсын) бик юмарт булган, башкалар өчен бернәрсәсен дә кызганмаган, Ибн Габбас исемле сәхабә аның хакында: “Пәйгамбәребез бик юмарт иде, ә рамазан аенда юмартлыгы тагын да арта иде”, – дип әйтеп калдырган.

– Юмарт булуны һәркем үзенчә аңлый бит. Аның билгеле бер чиге бармы?

– Юмартлыкны сәдака, акча бирү белән генә чикләп карарга кирәкми. Әйе, бу да аның бер төре, әмма юмартлык үз эченә әле бик күп нәрсәләрне ала. Мәсәлән, бер кешенең кайсы да булса бер өлкәдә гыйлеме, тәҗрибәсе бар ди. Һәм ул, үз вакытын кызганмыйча, ихлас рәвештә калганнар белән әлеге гыйлемен бүлешә икән, бу да юмартлыкка керә. Ягъни ул кеше гыйлемгә юмарт дигән сүз. Яки кайчан һәм нинди генә ярдәм сорасаң да, берәү килеп, сиңа булышып китә икән, ул да юмарт кешеләрдән була, чөнки үзенең көчен, вакытын кызганмыйча ярдәмләшә. Берәрсе синнән киңәш сорады икән, сүзеңне, вакытыңны кызганмыйча яхшылап аңлатып бирүең дә юмартлыкка керә. Кызганыч, арабызда хәтта киңәшкә дә бик саран кешеләр бар бит. Мөрәҗәгать итәсең аларга, ә ул белгәнен дә белмим, дип, синнән качу ягын карый. Шулай ук кешеләргә елмаю да – сәдаканың бер төре, кешләрне мөлаем, көләч йөз белән каршы аласың икән, аларга да рәхәт булып, күңелләре йомшарып китә, сиңа да әҗере була, елмаюга юмарт кеше буласың. Мондый мисаллар бихисап. Әмма шуны аңларга кирәк: болар барысы да ихластан, әлеге юмартлыкка җавап итеп бернәрсә дә өмет итмичә эшләнергә тиеш. Әгәр кеше чын күңелдән эшләгәненнән, биргәненнән, сөйләгәненнән, ярдәм иткәненнән рәхәтлек, шатлык табып яшәсә, ул чын мәгънәсендә юмартлардан була.

– Кешене кунак итү дә юмартлыкмы?

– Әлбәттә, кунакны хөрмәт итү, аны иң тәмле ризыклар белән сыйлау да шуның бер күрсәткече булып тора. Пәйгамбәребез дә үз өммәтен кунак кешегә юмарт булырга өндәгән. “Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанучы кеше кунагына сый-хөрмәт күрсәтсен”, – дигән ул бер хәдисендә. Кызганыч, элекке заманнардагы кебек, хәзер кеше кунакчыл түгел. Бу эштә зәгыйфьлек күрсәтә башладык. Борынгыдан килгән шушы күркәм гадәтебезне саклап калсак хәерле булыр иде.

– Юмартлык күрсәткән өчен нинди әҗер-саваплар языла?

– Аллаһы Тәгалә Коръәннең “Бәкара” сүрәсендә безгә болай дип хәбәр итә: “Аллаһ юлында үзләренең малларыннан өлеш чыгаручылар мисалы — җиргә орлык чәчүчеләр мисалы кебек. Орлыктан җиде башак үсеп чыга, һәр башакта йөзәр данә орлык була. Аллаһ Үзе теләгәннәрнең изгелекләрен тапкырлап арттырып тора. Аллаһ – Киңлек һәм Гыйлем Иясе. Аллаһ юлында үзләренең малларыннан өлеш чыгаручылар, чыгарган маллары артыннан ук битәрләүләр белән рәнҗетүләр кулланмасалар, Раббылары каршында әҗерләргә ирешерләр. Алар бернәрсәдән дә курыкмаслар, һичнәрсәгә кайгырмаслар”. Бу аятьләрдән аңлашылганча, Аллаһы Тәгалә юмартлык ияләренә алар биргән сәдакаларның әҗерен бик күп мәртәбәләргә арттырып кайтарып бирәчәк һәм мондый кешеләр борчу-кайгыда булмас. Шушы ук сүрәнең 274 нче аятендә Раббыбыз Аллаһ янә кабатлап әйтә: “Малларын төнлә һәм көндез, яшерен рәвештә һәм ачыктан-ачык өлеш итеп чыгаручылар Раббылары каршында әҗер-саваплы булырлар. Алар бернәрсәдән дә курыкмаслар, һичнәрсәгә кайгырмаслар”. Шулай ук Пәйгамбәребез дә: “Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә – юмарт һәм ул юмарт булучыларны ярата” әйтеп калдырган. Әйе, һәрберебез дә Аллаһның яраткан бәндәләреннән булырга омтылабыз бит, менә ул яхшы форсат – юмартлык сыйфатын үзебездә тәрбиялик.

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә мөселманнар турында: “Алар күзгә күренмәгәннәргә ышана, намазларын дөрес итеп укый. Без биргән малларын Аллаһ юлында сарыф итә”, – ди. Аллаһ юлына сарыф итү ул ничек була?

– Хәерле, изге гамәлләр юлында тотса, мохтаҗ кардәшләребезгә, тол калган хатыннарга ярдәм итсә, яки, мисал өчен, авыру кардәшләргә дару алып бирсә, дәвалану курсларын түләсә яки мәчет-мәдрәсәләр төзелешенә ярдәм итсә, ягьни Аллаһ биргән малыннан ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә өлеш чыгарса, болар барысы да Аллаһ юлында сарыф ителгән мал була.

– Сәдакаңны ихлас күңелдән бирмәсәң, савабы да шуның кадәр генә буламы?

– Шуны аңларга тиешбез: нинди генә гамәл-гыйбадәт кылмыйк, ул изге гамәлебез Аллаһ каршында кабул булсын өчен, аның бик мөһим шарты бар. Ул да булса – ихласлык, ягъни җавап итеп кешедән бернәрсә дә көтмичә, киресенчә, Аллаһтан әҗер-савап өмет итеп, Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләү. Моны Аллаһы Тәгалә безгә Коръәндәге “Бәйинә” сүрәсенең 5нче аятендә әмер итте: “Аллаһ тарафыннан боерылды – Аллаһ ризалыгы өчен генә, Аллаһка гына гыйбадәт кылырга…” Шуңа да без калган кешеләр арасында мактану нияте белән, менә күрсеннәр әле минем нинди юмарт икәнемне, күпме сәдакалар бирәм бит, дип бирәбез икән, Аллаһ бу гамәлебезне кабул итми. Әйе, ярдәм иткән кешегә файдаң тиячәк тиюен, ярдәмең белән хәлен дә җиңеләйтәчәксең, билгеле, әмма үзебез буш калабыз. Чөнки беренче урынга Аллаһы Тәгаләне түгел, ә кешеләр рәхмәтен куйдык. Ә менә инде ихластан эшләсәк, ике яктан да файда була: мохтаҗ кешегә дә ярдәмебез тия, үзебез дә отышта калачакбыз, Аллаһның рәхмәтенә ирешеп, әҗер-савап алабыз.

– “Сәдаканы күбрәк биргән саен, Аллаһ сиңа тагын да күбрәк бирә”, – дип әйткәннәрен ишеткәнем бар…

– Бу нәкъ шулай, сәдаканы күбрәк биргән саен, малыңда бәрәкәт арта, Аллаһы Тәгалә биргән сәдакаңны артыгы белән башка төрле юллардан кайтара. Тормышта моңа мисаллар күп. Әле бер көнне генә бер кардәш сөйләде. “Бер мохтаҗ кардәшне күрдем дә, кесәмдә булган 500 сумны аңа бирергә булдым, – ди бу. – Аннан соң үз юлым белән киттем. Юлны чыгуга, бер машина туктады да, анда утыручы берәү “бу сиңа ярдәм” дип, үземә 2000 сум акча биреп китте”. Боларны бик хисләнеп, күңеле тулып бәян иткән иде ул. Пәйгамбәребез дә безгә: “Сәдака малны киметми”, – дип өйрәтеп калдырды. Без мөселманнар өчен бу сүзләр сәдаканың малыбызга бәрәкәт бирә торган сәбәпләрнең берсе икәнлегенә зур бер дәлил һәм этәргеч булып тора.

– Юмартлыкны киләчәккә инвестиция, диләр…

– Пәйгамбәребез: “Ашаганың юкка чыга, киемең туза, ә биргәнең кала”, – дигән. Ягъни, әгәр ихластан булса, изгелек юлында биргән сәдакаларың кала, аның әҗер-савабы бер дә кимеми, Аллаһы Тәгалә аны кыямәт көнендә иң яхшы рәвештә кайтарып бирәчәк.

– “Сәдака җәрия” дип аталган сәдака да бар бит әле…

– Ул ахирәт көненә чынлап та көчле инвестиция булып тора. Хәтта без вафат булганнан соң да аның әҗере килеп тора, эшләмәсәк тә, безгә савабы бара. Нәрсә ул инвестиция? Берәр сәүдә эшенә акчаңны бирәсең, эшләр уңышлы гына китсә, Аллаһ ярдәме белән, син үзең эшләмәсәң дә, әлеге акчаң сиңа эшли, үзеңнең өлешеңне алып ятасың, шулай бит. Сәдака җәриягә килгәндә дә нәкъ шулай. Әйтик, үз малыңнан кое казыттың, ди, кешеләр бу коедан һәрдаим кулланалар, кеше ул коедан су алган саен, сиңа да әҗере бара. Гомерең бетеп вафат булсаң да, сиңа савап килүдән туктамаячак. Мондый мисалларны күп китереп була: бер агач утырттың, ди, кешеләр, кошлар аның җимешләрен ашаган саен сиңа әҗере бара, чөнки бу агачның үсүенә син сәбәпче булдың. Мәчеткә келәм алып бирдең, ди, анда килеп кардәшләребез намаз укыган саен сиңа савап бара. Аяклары авырткан яки бөтенләй йөрмәгән кардәшкә утырып йөрү өчен махсус арба (коляска) алып бирсәң, ул аңа утырып йөргән саен сиңа әҗер-савап язылачак.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле