//Татар Тудей// Татар Бүген//
31 июль иртәнге сәгать 5тә Белогорсктан Симферопольга баручы Mercedes-Benz Sprinter микроавтобусы йөк машинасы белән бәрелешә.
Шаһитлар мәгълүматы буенча, маршруткада 15 кеше була. Шуларның 8се урында ук һәлак була һәм 7 кеше зыян күреп, хастәханәгә озатыла, берсе хастаханәдә үлә. “Интерфакс”хәбәр иткәнчә, маршрутка йөртүче руль артында йокыга китә. “Шофер аек була, ләкин ул бик аз йоклады. Эш һәм ял режимын үтәмәде” – дип тә әйтә шаһит.
Зыян күрүчеләр арасында ике бала да хастәханәгә салына.


Чыганак: Бизнес Online сайты
–
–

