Октябрьскида булган коточкыч хәлне тикшерү дәвам итә. Анда әнисе белән 11 яшьлек баланың үле гәүдәләре табылган иде.
Бер фараз буенча, әнисе баланы үтергән, ә аннары үз-үзен үтергән. Бу хәлнең шаһитлары да булган. 11 яшьлек малайның тәрәзәне ачарга маташуы, ярдәмгә чакыруы турында сөйлиләр. Дөрес, ул чакта аңа берәү дә ышанмады, диләр.
«Ул ике тапкыр «Үтермә!» дип кычкырды. Аннары форточканы яптылар, кан да күренгән кебек булды. Башта полиция чакыртырга уйладык, тик, нәтиҗәдә, чакыртмадык», — дигән бер егет.
Гаилә башлыгы бу вакытта Себердә булган, ул вахта ысулы белән эшли, өченче эш ае бара. Ул беренче булып чаң кага, чөнки хатыны һәм улы берничә көн аның шалтыратуларына җавап бирми. Ул чакта ир әнисеннән аларга барып килүен үтенгән. Әби аларны беренче булып тапкан.
Гаилә имин исәпләнгән, уллары тик яхшы билгеләргә генә укыган. Хатында депрессия булуы мөмкин, диләр. Ул җәйләрен урамда бик сирәк күренгән.
Чыганак: Кызыл Таң