Уфалылар арасында низаг туа: башта үтерергә уйлый…

28 яшьлек уфалылар арасындагы бу низаг зыян күрүче шикләнелүчегә акча бирергә тиеш булу сәбәпле килеп чыга. Тикшерү вакытында ачыкланганча, акча таптыручы бурычлысына берничә тапкыр суга һәм ботына пычак кадый. Ул артериягә тия.

«Соңрак, зыян күрүченең гомере өчен куркып, ул әйләнеп кайтырга була һәм танышы белән бергә аны автомобильдә дәваханәгә илтә. Медицина ярдәме күрсәтелүгә карамастан, ирне коткарып булмый, ул кабул итү бүлмәсендә җан бирә», — дип хәбәр итәләр Тикшерү комитетыннан.

Хәзер шикләнелүче тоткарланган, аның белән тикшерү эшләре алып барыла.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле