Казан үзәгендә, Бауман урамыннан 10 минут ераклыкта, кешеләр яши торган күп катлы йортларның «каралык» җирләре калмаган. Анда торучылар, ремонтның йорт салынганнан бирле ясалмавы турында сөйлиләр. Идарәче компанияләргә ремонт, кыш көне кар чистарттыру буенча мөрәҗәгать итү дә җавапсыз кала. Шул ук вакытта коммуналь түләүләр «ат бәясендә».
⠀
— Дәүләт торак компаниясенә хат яздым. Бу елның 25 мартыннан ремонт эше башланачак дигән җавап белән хат җибәрделәр алар. Әле ремонт эшләре юк — дип сөйли Порт урамындагы йортта торучы Лариса Мөхәммәтшина — тагын язу, сорауга җавап килмәде — дип тә әйтә ул.