Татарстанда, республиканың өченче этабына күчүе сәбәпле, перчатокларны мәҗбүри киеп йөрү бетерелә. Бу хакта кичә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Аның сүзләренә караганда, перчаткаларны куллар өчен антисептиклар булган урыннарда киендермәскә мөмкин. «Перчаткаларны мәҗбүри йөртү гамәлдән чыгарыла. Мөрәҗәгатьләр бик күп. Без бөтен җирдә дә эшкәртү чаралары барлыгын аңлыйбыз», — дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".