//Татар Тудей// Татар Бүген//
Җырчы Ләйсән Гимаеваның олы кызы Таңсылу быел эстрада-джаз вокалы юнәлеше буенча музыка мәктәбен тәмамлап, таныклык алган.
«Ике мәктәптә уку җиңел булмады, әмма син булдырдың, максатыңа ирештең, кызым. Балаларыбыз уңышлары белән сөендереп торсыннар, исән-сау булсыннар», — дигән Ләйсән инстаграм сәхифәсендә.
Язылучылары да җырчының шатлыгы белән уртаклаша. Киләчәктә Таңсылуга да әнисе кебек зур үрләр яулавын телиләр.
Чыганак: Ләйсән Гимаева Инстаграмы