Соңгы арада җырчы Гүзәл Уразова бәби көтә дигән имеш-мимешләр күп булды. Ләкин артистлар сер бирмәде. 27 август Гүхәл ханым үз битендә үзенең җавабын бирде:
- Бик күпләре: «Гүзәл, әллә бәби көтәсез инде?» — дип сорый башлады. Мин, гадәттә, алдан алып сөйләргә яратмыйм, гаилә турында ифратта.⠀
Гомумән, мин һәрвакыт: «Безнең өч бала булса иде»,- дип хыяллана идем. Көтмәгәндә Ходай Тәгалә безгә тагын бер зур бәхет бүләк итте. Без барыбыз да чиксез шатбыз. Көтәбез сине, балам-дип яза җырчы.⠀
ТатарТудей коллективы җырчының гаиләсенә һәм туачак баласына сәламәтлек тели.
⠀