Татарстан Президентын һәм Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлау көнендә, 13 сентябрьдә, «Ак Барс Арена» стадионы янында җырчы Нюша, Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, «Dabro» Төркеме, Клава Кока, Валерия һәм «төрек хоры»чыгыш ясаячак. Бу хакта Казан Башкарма комитетында узган иртәнге киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Концерт салют белән тәмамланачак.
Тавыш биргән һәр кешегә «Мин тавыш бирдем» дигән беләзек тапшырачак — ул стадион янында экстрим-мәйданчык, спортчылар чыгышы, аттракционнар, киберспорт зонасы һәм виртуаль чынбарлык зонасы булган программаларга бару хокукы бирәчәк. Шунда ук ЭКОпроект, «Жизнелюб» клубы презентациясе узачак, «Әдәби ишегалды» эшләячәк, теләүчеләр ГТО нормаларын тапшыра алачак.
11 сентябрьдә старт алачак тавыш бирү һәм концерт Роспотребнадзорның куркынычсызлык чараларын үтәү белән узачак.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".