Рамил Шәрәфиев табибларның кансызлыгы аркасында чаң суга: «Каравыл. Мин бу ситуациягә башка исем таба алмадым»

-- Лейла

«Татар радиосы»ның алып баручысы  Рамил Шәрәфиев табибларның кансызлыгы аркасында чаң суга. Ул сеңлесе белән булган күңелсез хәл белән үзенең инстаграмында бүлешә. 

«Каравыл. Мин бу ситуациягә башка исем таба алмадым. 12 сентябрь (Шимбә) сеңлем Илүзәнең бәрәңге алган җирдә эче авыртып, Арчаның Үзәк Район Хастаханәсенә алып китәләр. Андагы табиблар аппендицитка анализлар ясагач, ул түгел, «Әйдәгез, понаблюдаем» дип алып калалар.

14 сентябрь (Дүшәмбе) Илүзәне чыгардылар. Кулында выписка: «КОНСУЛЬТАЦИЯ ПЕДИАТРА ПО МЕСТУ ЖИТЕЛЬСТВА, И ТАБЛЕТКИ НОШПА», ләкин кыз баланың эче авыртудан туктамаган. Аңа хәтта УЗИ да ясаган кеше булмаган.

Аптырагач, әбисе, выписка биргән табибына шалтрата һәм Илүзәнең эче бик каты авыртуын, бөгелеп кенә йөрүен әйтә. АЙРАТ ВАСИЛОВИЧ «Алайса, кире алып килегез» дип әйтә. Арчага килгәч, әнием аларга УЗИ ясарга сорый(үзе сорый!)

УЗИда сул як күкәйлектә (левый яичник) киста барлыгы ачыклана!!! Шуннан аларны гинекологка җибәрәләр, ә кинеколог “БЕЗДӘ БАЛАЛАР ГИНЕКОЛОГЫ ЮК, КАЗАНГА БАРЫГЫЗ” дип направление бирә. Кулына направление тоткан әни һәм Илүзә коридорга чыга һәм сеңлем аңын югалтып идәнгә егыла!!! Ә нигә егыла? ЧӨНКИ кыз баланың кистасы шартлаган!!! Нәтиҗәдә сеңлемә Лапаротомия ясадылар (перекрут кисты яичника) КЫЗГА 16 яшь кенә!
ГАЕПЛЕ КЕШЕЛӘР ҖАВАП ТОТАРГА ТИЕШ! Без моның аша үттек, ләкин башкалар да моңа эләкмәс дигән гарантия бармы?! МИНЗДРАВ БУ ХӘЛНЕ ЧИШҮЕН ТЕЛӘР ИДЕМ!!!!» — дип өзгәләнә Рамил Шәрәфиев. 

Бәйле