- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Якын арада Казанның Кремль яр буенда барлык рестораннар да эшен вакытлыча туктатачак. Бу хакта «БИЗНЕС Online» корреспондентына яр буе урамының маркетинг буенча директоры Павел Дистель хәбәр итте.
“Әйе, чыннан да, Кремль яр буенда урнашкан барлык биналар якын арада ябылачак. Башка концепцияләр дә үзгәртеп корылачак. Яр буе шундый ук хәлдә кала, йөрү зонасы элеккечә ачык булачак”, – диде Дистель.
Маркетинг буенча Директор үзгәртеп коруның күпме вакыт биләячәген һәм нинди сәбәп белән биналарның концепциясен үзгәртү турында карар кабул ителгәнлеген ачыклый алмады.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".
–
–