Урамда көз булса да, салкыннарга ияләшеп булмый әле. Башлыклар да киясе килми, җәйге курткаларны да шкафка төреп куярга ашыйкмыйбыз, кыскасы күңел әбиләр чуагын көтә.
Җитмәсә, кайбер өйләргә җылылык бирергә ашыйкмыйлар. Кояш нурлары булмагач суык кына түгел, күңелсез дә. Салкыннар озакка китсә, Д витамины җитмәү сәбәпле кайбер кешеләрдә сезонлы депрессия дә күзәтелергә мөмкин икән.
Өлкәннәр үзләре әбиләр чуагы пәрәвезләр оча башлагач, октябрьдә генә була әле ул дисә дә, хәзергесен Аллаһ белсен. Өч көннән нинди һава торышы буласын синоптиклар үзләре дә белеп бетерми бугай. Бүгеннән һава җылыта дип вәгъдә итәләр үзләре. Көндез температура +16 градуска кадәр күтәреләчәк, ди. Ә атна азагында тагын да җылытачак. Урыны белән яңгырлар да яварга мөмкин.
Әбиләр чуагы дигәне шушы булыр микән? Көзне имин, тыныч, бәркәт белән уздырырга насыйп булсын.
Тулырак: Шәһри Казан