Айсылу Лерон: “Тормышым 180 градуска үзгәреп маташа”

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Радиотыңлаучыларның яраткан ди-джее Айсылу Лерон радиодан китүе хакында инстаграм битендә хәбәр итте. 

“Татар радиосы»на 2008дә килгән идем. 12 ел узган! Ниләр генә булмады! Көлеп искә алырлык вакыйгалар җитәрлек. Эшләдек тә, ял да итә белдек! «Татар радиосы» — тормышымның бик позитив, хыялый, дәртле бер чоры”, – ди Айсылу. Һәм серле генә итеп: “Әмма вакыт узу белән күңел кыллары да икенче бер дулкынга көйләнә икән…” – дип тә өстәп куя.

Айсылуның инстаграм дуслары аңа уңышлар гына теләгәннәр.

Борчылып язучылар да бар: «Тагын яхшы диджей китә булып чыга инде, бик күңелле алып бара идең», «Менә шулай дип башлыйлар да, ахырын әйтеп бетермиләр. Утыр аннары уйлап төн буе йокламыйча», «Татар радиосы» синең кебек алыштыргысыз шәхесләр ярдәмендә шундый биеклеккә күтәрелде».

Бәйле