- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Танылган җырчы Илназ Сафиуллин да коронавирус йоктырган. Бу хакта җырчы үзенең инстаграмында хәбәр итә.
“Теге авыру миңа да иярде. Кичә компьютер томографиясе уздым. Үпкәмнең 25 проценты зарарланган. Иртәгә тагын анализлар алачаклар. Дәвалану курсы бирделәр, өйгә кайтарып җибәрделәр. Түләүсез медицина сыйфатының түләүлегә караганда күпкә югарырак икәненә инандым. Йогышлы авырулар хастаханәсенең барлык хезмәткәрләренә дә, табибларга да рәхмәт”, – ди Илназ видеоязмасында.
–
–