Коронавирустан терелгән кайбер кешеләр тешләре коелу һәм аңкау авырулары белән очраша, шул ук вакытта күпләрнең мондый проблемалары беренче тапкыр туа.
COVID-19 белән авырган пациентларда тешләрнең хәле начараюы кан әйләнеше белән бәйле булырга мөмкин, чөнки коронавирус кан тамырларына тәэсир итә, бу тромблар барлыкка килүгә һәм кан агымының тыгылуына китерергә мөмкин, дип белдерде ангиогенез фондының биолог, медицина директоры Уильям Ли. Аның сүзләренә караганда, COVID-19 кан тамырларына зыян килү вакытлар узу белән тешләргә бәйле проблемалар да китереп чыгарырга мөмкин.
Коронавирус шулай ук авыз куышлыгында да булган ACE2 рецепторларына йогынты ясый, дип билгеләп үтте Northwell Health Сәламәтлек саклау челтәре бүлеге директоры Эрик Чоэ-Пена. Шул ук вакытта ул экспертлар коронавирус һәм теш авырулары арасында элемтә турында берьяклы нәтиҗә ясый алганчы, өстәмә тикшеренүләр үткәрү бик мөһим, дип кисәтте.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".