Ковид-19 диагнозы расланган пациентның чирнең катлаулы формасын кичерүенә ике билге ишарәли. Болар — озак төшми торган югары тән температурасы һәм тын алу белән бәйле проблемалар. Бу хакта «СберЗдоровье» сервисының медицина директоры Владислав Мөхәммәт Али белдерде.
Чирнең динамикасы начараюын берничә көн рәттән +38 градустан югарырак күтәрелгән тән температурасы аермачык күрсәтә. Табиб сүзләре буенча бу, цитокинлы шторм башлануны аңлата, һәм әлеге күренеш белән мотлак рәвештә көрәшергә кирәк.
«Цитокинлы шторм — организмда ялкынсыну процессы өчен «җавап бирүче» бихисап биохимик реакцияләр җыелмасы. Цитокинлы штормда, гадәттә, сулыш алу органнары зарарлана, шулай да башка әгъзалар да зыян күрергә мөмкин», — диде Владислав Мөхәммәт Али.
Икенче симптом – тын кысылуы. «Тын кысылуы барлыкка килү яисә аның көчәюе үпкәләрнең зарарлану мәйданы артуын күрсәтә”, – ди белгеч.
Коронавирусның авыр формасына ишарәләүче башка билгеләр я лаборатор шартларда, я медицина кораллары ярдәмендә ачыклана, диде ул.
Моңа кадәр Мөхәммәт Али COVID-19ның пациентларда авыр формада үтүенә шикәр диабеты, симерү һәм йөрәк авыруларыннан башка сәбәпче булган иң хәвефле хроник чирне әйтте. Ул – үпкәләр авырулары. Белгеч сүзләре буенча, бронхиаль астма һәм үпкәләрнең хроник обструктив авырулары булган кешеләр иң элек хәвеф төркеменә эләгә.
Чыганак: Өмет