«Балачак җыры» бәйгесендә җиңү яулаган җырларга язылган клиплар

-- Лейла

10 декабрь көнне, «ШАЯН ONLINE» концерты кысаларында, тантаналы рәвештә «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесендә җиңү яулаган җырларга язылган клиплар презентациясе үтте.

Бу җырларның тексты һәм ноталары «Көмеш кыңгырау» газетасы, «Сабантуй» журналында урын алды. Бүгенге көндә әлеге җырларны балалар да яратып башкара, «Сәйлән» фестивале моңа ачык дәлил.
Клипларда җиңгән җырларны “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры, Малайлар капелласы хоры белән берлектә «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкарды. Алар арасында: Амелия Феофанова, Шамил Саврилов, Миләүшә Закирова, Инсаф Ганибаев, Ислам Минһаҗев һәм Әминә Мортазина.

Искәртеп үтәбез, «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе 2020 елның 1 июнендә, Балаларны яклау көнендә, старт алды һәм 20 август көнне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. үтте.
Барысы «ШАЯН ТВ» редакциясенә 46 гариза килде. Бәйге нәтиҗәләре буенча тамашачылар һәм мәртәбәле жюри аноним рәвештә 5 җырны сайлап алды. Җырларның барсына да сыйфатлы аранжировка ясалды, профессиональ фонограммалар язылды. Алар арасында профессиональ һәм үзешчән композиторлар, танылган шагыйрьләр,галимнәр, фән эшлеклеләре, укытучылар да катнашты.
Менә алар:
«Казан» җыры
Алсу Салиховаа көе
Рәхимә Арсланова
«Тигәнәкле су буе» җыры
Риф Гатауллин көе
Җәүдәт Сөләйманов сүзләре
«Бер генә» җыры
Лилия Таһирова көе
Гөлүсә Батталова сүзләре
«Тылсымлы «Туган тел» җыры
Наилә Яхина көе
Йолдыз Шәрәпова сүзләре
«Кирәкми миңа телефон»
Раиф Мөхәммәтрәхимов көе
Сәкинә Хәйруллина сүзләре

Сылтамалар: shayantv.ru, youtube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv, / shayantv
«ШАЯН ТВ» балалар каналы PR-бүлеге җитәкчесе
Җамалиева Айсылу Казбулат кызы
тел. 89196420292

Бәйле