Миләүшә Айтуганова Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча “Без – кырык беренче ел балалары” әсәре буенча кино төшерергә алынган.
Шул уңайдан “Татаркино” директоры кастинг игълан итә.
“Актерлар эзлибез. Театр училищесында булдык. 28 гыйнварда барлык теләүчеләрне „Татаркино“ бинасына кастингка чакырабыз», — дип язган Миләүшә ханым.
«Без — кырык беренче ел балалары» — кинопродюсер Миләүшә Айтуганованың татар классик әсәрләрен экранлаштыру проектының дәвамы булачак.
–
–

