Ландыш Нигъмәтҗанова кечкенә Каюмның фотосын күрсәтте

Танылган җырчы, дүрт бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова күптән түгел генә социаль челтәрдә кечкенә улын күрсәтте.

Каюмны күпләр әтисе Фәрит Таишевка, ә кайберләре апасы белән абыйсы Ләйлә һәм Гомәргә ошаткан.

Билгеле булганча Ландыш 9 декабрьдә дүртенче тапкыр әни булган иде. Фәрит Таишев белән аларның Әнвәр, Ләйлә, Гомәр исемле балалары да бар.

Фото : Ландыш Нигъмәтҗанованың Инстаграм сәхифәсеннән алынды.

Бәйле