Элвин Грейның әнисе Нәфисә ханым: «Рәхәткә чыктым. Киленем бар, Аллаһка шөкер!» [ВИДЕО]

Ришат Төхвәтуллинның Казандагы концертында Данир Сабиров Элвин Грейның әнисе Нәфисә ханым белән сөйләшкән.

Кыска әңгәмәне артист инстаграмының сторисына урнаштырган.

—Нәфисә апа, никахларны гөрләттек бит инде. Ничек соң, өйләнгән малай белән өйләнмәгән малай арасында аерма сизелә башладымы?

—Мин аны Африкадан кайткан көнне үк сиздем. Кешенең гаиләле икәне сизелде. Бер-берсе белән киңәшмичә, сөйләшмичә ниндидер эшне башламыйлар. Шунысы ошады. Минем күңелем тыныч хәзер. Бүген төнлә гастрольләргә чыгып киттеләр. Бөтен әйберләрне икесе бергә әзерләде. Үзе генә булганда, әйберләрен мин тутырыша идем. Рәхәткә чыктым. Киленем бар, Аллаһка шөкер, — дип җавап бирә Нәфисә ханым.

 

Фото: «Вконтакте» социаль челтәре

Бәйле