Җырчы Рината Тэйның иренә ярдәм кирәк [видео]

-- Лейла

2019 елның 25 октябрендә татар эстрадасы артисты Рината Тэйның гаиләсенә көтмәгәндә кайгы килә — ире юл һәлакәтенә очрый. Иренең башына бик зур зыян килү сәбәпле, 2 ай комада була, ясалма сулыш аппаратында гына сулый.

Хәзерге көндә иренең хәле тотрыклы санала, әмма тулы канлы тормышка кайтару өчен, алда әле тернәкләнү курслары кирәк.

Мәскәүдә берничә тернәкләндерү үзәгенә мөрәҗәгать итеп караганнар, ләкин ирен бер генә клиника дәваларга алырга ризалык биргән. Әлеге тернәкләндерү үзәгендә бер тәүлеге 23 мең тора. Күпме дәвалану курслары кирәк булачагы билгесез, чөнки барысы да иренең ничек тернәкләнүенә карап билгеләнәчәк.

Табиблар сүзләренә караганда, кимендә 1 ай дәвалану курсы кирәк.
Бик күпне үткәннән соң, безнең күңелдә ирем аякка басар дигән өмет яши. Кадерле дуслар, авыр хәлебездә, кулыгыздан килгәнчә, ярдәм итүегезне сорыйм. Сезнең ярдәмегездән башка без бу авырлыкларны җиңеп чыга алмаячакбыз, ди җырчы Рината Тэй.

Сбербанк
2202 2022 7242 5152 — хатыны Самигуллина РУЗИЛЯ Ринатовна

АЛЬФА банк
5559 4941 7755 9456 — хатыны Самигуллина РУЗИЛЯ Ринатовна

Бәйле