Владимир Путин Россия хөкүмәтенә август аенда 6 яшьтән 18 яшькәчә балалары булган гаиләләрне 10 000 сум бердәм түләүләр белән тәэмин итәргә боерды. Әлеге түләүләр Федераль җыенга юлланган юлламарны гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.
Шул ук вакытта укучы-инвалидларга аерым түләү тәртибе булдыру сорала. Башкарылган эшләр турында президентка 1 сентябрьгә кадәр хисап тотарга тиешләр.
Моңа кадәр хезмәт министры Антон Котяков бердәм түләүләр белән 17 миллионнан артык мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган гаилә тәэмин ителәчәк дип белдергән иде. Аны алу өчен МФЦга, Россия пенсия фонды бүлекчәсенә яки социаль яклау органнарына гариза язарга кирәк. Башка өстәмә кәгазьләр җыярга кирәк түгел.
Чыганак: Шәһри Казан

Россиядә инвалид балаларны карау өчен түләүләр арттыралар, диләр
Россиядә гражданнарга балачактан инвалид һәм I төркем инвалид балаларны карау буенча (шул сәбәпле эшләмәүче) түләүләр 10 мең сумга кадәр арттырылган. Карар барлык категорияләргә кагылачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин карарында белдерелә. Элек мондый күләмдә түләүләр инвалид балаларның һәм балачактан I группа инвалид балаларның ата-аналары өчен, шулай ук эшләмәгән яки тулы булмаган эш…
В "Русия"

2025 елда картлык буенча пенсиянең күпме булачак?
2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарның иминият пенсияләре 7,3% ка индексацияләнде һәм тагын 2,2% ка индексацияләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге коллегиясенең йомгаклау утырышында Эдуард Вафин хәбәр итте. «Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча иминият пенсияләрен 9,5% ка кадәр индексацияләү көтелә. 2025 елда…
В "Русия"

Украинаның тынычлык турында сөйләшүләргә әзерме?
Украина оборона министры Рөстәм Умәров раславынча, Киев конфликтны төгәлләү турында сөйләшүләргә әзер. Моңа кадәр Владимир Зеленский, Украинаның АКШтан иминлек гарантияләрен алып, быел Россия белән конфликтны төгәлләргә теләвен белдергән. “Украина сугышны төгәлләү буенча сөйләшүләргә әзер. Әмма Украина сугыш кырында көчле булганда гына гадел һәм озакка сузылган тынычлыкка ирешергә мөмкин”, – дип…
В "Дөнья"
ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:
