Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов инстачыларны үзенең хуҗалыгы белән таныштырды. Җырчы бозау, сарыклар, күркәләр, токымлы тавыклар белән әтәчләр асрый икән.
“Менә былтыр үзебез чыгардык, үзебез үстердек”,- дип сөенә Салават Закиевич күркәләрен күрсәтеп.
“Монда барысы да карап туймаслык”, “Әтәчләренә гашыйк булдым бит, бигрәк гайрәтлеләр, чибәрләр”, ” Куңелле сездә”, “Ферманны күптән күрсәткәнең юк иде, сагындырган”,- дип яза җырчының инстадуслары.
Чыганак: Инстаграм Фото: Татар-информ
–
–

