Вероника Лазарева – чыгышы белән Чаллы кызы, аның тумыштан аяк-куллары юк.
Мөмкинлеге чикле булуга карамастан, Вероника тормышның авырлыклары каршында сынмаган, сыгылмаган, киресенчә, зур үрләргә ирешкән.
Тырыш кыз матур итеп рәсемнәр ясый, җырлый, көйләр яза. Вероника – мөмкинлекләре чикле булган хатын-кызлар арасында “Татарстан энҗесе-2016” республика матурлык конкурсының җиңүчесе.
Дуслары белән иҗат төркеме оештырып, “НеПоПолам” музыкаль проектында катнашкан.
Быел ул – “Великие люди России” премиясенә лаек булган. Верониканың @veronika.lazareva мөкин түгел, искиткеч талантлы кыз. Киләчәк тә дә аңар яңа иҗади уңышлар телибез.
–
–