Нәрсә ул? Көз көне аны җыеп калырга ашыгыгыз!
Көз байлыгын мул өләшә. Туган ягыбыз урманнарында чикләвек тә күптән өлгерде инде. Аны яратучылар җыймый калмагандыр. Әйе, бик тәмле ул. Файдасы да күп. Бүген без аның файдасы хакында сөйләшәбез.
Урман чикләвегендә, калорияләрдән тыш, бик күп микроэлемент һәм витамин бар. Шуңа ул чәч һәм тирене яхшырта, кан басымын төшерә, ми эшчәнлеген активлаштыра.
Урман чикләвеге стрессны киметә, кәефне күтәрә, нерв системасын ныгыта һәм азык эшкәртүне яхшырта.
Диетологлар шикәр чире белән авыручыларга да урман чикләвеге кулланырга киңәш итә. Ләкин ул көненә илле граммнан артмаска тиеш.
Кардиологлар урман чикләвегенең холестерин булдырмауга һәм кан составын яхшыртуга ярдәмен исбат иткән. Чикләвектәге майлы кислоталар атеросклероз хәвефен дә кисәтә. Ә калий тозлары организмдагы артык суны чыгара. Бу чикләвектә кальций һәм магний күп.
Яман шешне кисәтү һәм хәтта дәвалау өчен дә урман чикләвегенең файдасы зур. Аның составындагы “паклитаксел” дигән матдә рак күзәнәкләре белән актив көрәшә икән.
Урман чикләвеге хатын-кыз авыруларын кисәтүгә ярдәм итә, имезгәндә сөтне арттыра. Ир-егетләрнең дә, хатын-кызларның да репродуктив функциясен яхшырта.
Озакка сузылган авырудан соң организмны тизрәк тергезү өчен дә урман чикләвеге бик файдалы. Хроник үпкә-тын юлы авырулары кискенләшкәндә изелгән чикләвекне сөткә кушып кулланырга кирәк.
Канда гемоглобинны арттыру өчен изелгән чикләвеккә бал һәм йөзем кушып ашау файдалы.
Урман чикләвеген даими куллану бавырны да чистарта.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2021-09-21/yaman-sheshne-kis-t-holesterinny-buldyrmyy-gemoglobinny-arttyra-2515526 Фото: https://pixabay.com/ru