Әле дә ярый авыруын аңлап, вакытында мөрәҗәгать итә [видео]

-- Лейла

Казанның Гудованцев урамындагы Мохтаҗларга ярдәм үзәгенә Виктор исемле кеше моннан 6 ай элек килеп эләгә.

Ир-ат урамда кала… Булышчылары да, ярдәм итәрдәй кешеләре дә юк.
Викторның йортсыз калу сәбәбе — алкогольле эчемлекләр күп куллануы һәм бу афәт белән ир кеше үзе генә көрәшә алмый. Ярый әле, ул моны аңлап, ярдәм сорап вакытында мөрәҗәгать итә.

Гудованцев урамындагы ярдәм пункты хезмәткәрләре махсус социаль патрульне чакырталар, алар Викторны Борхан Шаһиди урамындагы ярдәм итү үзәгенә алып киләләр.

Виктор аңына килгәч, айныгач, сөйләшер дәрәҗәгә килгәч, аның профессиональ газ-электр эретеп ябыштыручы һөнәре булуы ачыкланган. Куллары алтын, эш белә торган Виктор үзәктә хуҗалыкта булыша башлый, Гудованцев урамында икенче социаль секондхенд ачылганда да күп ярдәм итә.

Хәзер Викторның барысы да яхшы, аны ТРУДЯГИ.РФ проекты аша эшкә урнаштыралар. Ул әлегә ярдәм үзәгендә яши, әмма тиздән бөтенләй мөстәкыйль рәвештә торак алырга мөмкин.

Бәйле