Алып баручы Зәмирә Куприянова (Рәҗәпова) шәһәр балалар клиникасына белешмә алырга баргач, күңелсез хәлгә очраган.
Улын балалар бакчасына алып бару өчен белешмә алырга шәфкать туташына керә.
— Шәфкать туташының эше юк инде, эше булган кеше аерылып тора ул. Вакыты-вакыты белән шалтыратуларга җавап бирә. Ә миңа кирәкле белешмә өчен әллә ни вакыт та кирәкми. Бик нык ашыгабыз, балалар бакчасын бикләп куялар дидем. Берни белән дә булыша алмыйм диде.
Нәтиҗәдә узып баручы шәфкать туташы «әйдәгез мин сезгә ярдәм итәм» диде дә язып та бирде. Шаккатам, ни өчен сез үзегезне шулай тотасыз?
— дип аптырый ул.