Бүген 12.20дә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 27 чакрымында “Лада Гранта” машинасы каршы полосага чыгып “Nissan Almera” автомобиленә бәрелә. “Лада Гранта” йөртүчесенә 52, “Nissan Almera”ныкына 39 яшь була. Нәтиҗәдә “Лада” пассажиры, 48 яшьлек хатын-кыз алган яраларыннан шундук җан бирә.
Һәлакәтне күрүчеләр сүзләренчә, авариянең беренче минутларында хатын-кыз исән булган. Тик алар берничек тә ярдәм итә алмаган. Табиблар да коткарып калырга өлгермәгән.