Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова вафат булган танылган журналист Зимфира Гыйльметдинова турында җылы истәлек язган.
«Эх, дөнья, дөнья… Әле генә кебек, кичә генә кебек, Казан мәдәният институтында бергә бер-бөтен гаилә булып, киләчәккә зур өметләр белән, планнар корып укып йөргән чаклар…
Бер бүлмәдә яшәдек. Шундый чиста, тырыш идең, чая идең, ут идең, ачык идең, ышанычлы дус булдың… Бүгенге көнгә кадәр аралашып, күрешеп тордык. Болай булырга тиеш түгел иде бит, Зимфира, җаныкаем! Бәхил бул, безгә үпкәләп китмә. Урының оҗмах түрләрендә булсын, бәхил бул!» дип язган ул инстаграм битендә.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/zynb-frkhetdinova-bolay-bulyrga-tiesh-tgel-ide-bit