«ТНВ”ның “Хәбәрләр” тапшыруы хезмәткәре Гөлүсә Исмәгыйлева соңгы арада зәңгәр экраннан югалып торды. “Күренми. Кая китте ул?” — дип кызыксынучылар җитәрлек иде. Моңа зур, сөенечле хәлләр сәбәпче. Гөлүсә кабат әни булды! Шушы көннәрдә уллары туды. Олы улы — 19 яшьлек Азатка энекәш бүләк иттеләр.
— Күз тияр дип, бу хакта алдан әйтмәдем. Иң якыннарым гына белде, — ди Гөлүсә. — Икенче бәби алып кайту — тормышымның иң зур максаты, дисәм дә артык булмас. Улым Азатка, бергәләшеп тормыш тартырга дип, туган алып кайтып өлгерәсем килде. Шәхси тормышым көйләнү белән, шул максатыма таба бардым. Һәм нәтиҗәсе — 25 майда — Соңгы кыңгырау бәйрәме көнне сабый дөньяга аваз салды.
— Гөлүсә, ни дисәк тә, яшь чак түгел. 40 яшьне узып барганда, мондый зур адымга бару куркытмадымы?
— “Яшең җитсә кырыкка, эшләр китә шырыкка” диләрме әле?! (Көлешәбез.) 42 яшь тула бит инде! Әмма курыкмадым. Үзем ничә еллар буе медицина темасына сюжетлар эшләгәч, барын да — бүгенге шартларда ничек бәби тапканнарын да, кесарев кисемен дә, башкасын да белеп, күреп йөрдем. Медицинаның алга киткәнен дә аңладым. Аек акыл белән уйлап йөккә уздым. Вак-төяк диагнозлар булса да, шундук хәл итә бардым. Тузанга аллергия минем. Өйгә яхшы һава чистарткыч алып кайтып куйдым. Аллергиядән шул саклады. Варикоз чыга башласа, шундук махсус яхшы оек алып кидем… Элегрәк күз йомсам, хәзер бөтенесенә бик игътибарлы булдым. Эшкә дә әллә ни йөрмәдем. Салкын тиеп “больничный”га чыккан идем, шуннан соң рәтле-башлы эшләмәдем дә инде. Шифаханәгә бардым, аннан отпуск, декрет ялы… Кыскасы, бу йөклелекне тәмен белеп кенә күтәрдем. Вак-төяк мәшәкатьләргә игътибар итмәскә өйрәндем. Кайвакыт өй дә җыештырылмый торды, кайчак ашарга да пешерелмәде… Төрлечә булды. Андый чакларда ирем пешерде. Мине гел аңлап кабул итте. Ул бик тыныч, акыллы кеше. Өйдәге җылы атмосфера да тәэсир итә, шуңа барысы да җиңел узды.
Гел догада булдым. Бәби табарга кергәнче, руль артыннан төшмәдем. Музыка урынына гел дога тыңлап йөрдем. Әле хастаханәләрдән башым чыкмады. Үзем табарга кергәнче, әнине операциягә илттем. Күзләрен дәвалыйсы бар иде. Улым Азатны, киресенчә, хастаханәдән алып кайттым… Мәш килеп йөрдем. Шуларны хәл иткәч, үзем кереп яттым. Һәм, көттермичә, малай туды. Менә бит, Аллаһы Тәгаләмә ышангач, гел Аңа таянгач, бар да җайлы узды.
— Бәби нихәл соң?
— Аллага шөкер, Апгар шкаласы буенча аңа 9 балл куелды. Хәзер бу сирәк күренеш. Бар да яхшы узды. 4 кг булып туды. 1 июньдә өйгә кайттык.
Бәбине алып кайту үзе бер зур бәйрәм булды. Туганнар, дусларым җыелды. Улым Азат бездән аерым яши иде. Энекәшем белән бергә буласым килә дип, ул да җәен безнең белән бергә яшәргә уйлады. Терәк булыр, ярдәм итәр.
— Нинди исем сайладыгыз?
— Исем сайлау кызык булды. Миңа ошаганнары иремнең күңеленә хуш килеп бетми. Рафаэль дип тә карадым, Гаделгә дә тукталдым… Ирем Данил дип тәкъдим иткәч, шундук ошаттым. Бу исем нишләп алдан ук башыма килмәде соң әле, дим. Данил исеме үземә дә ошый. Әле берсендә, улым Азатка күз тиеп интегә башлагач, әбиләргә өшкертергә алып йөргәләдем. Шунда, икенче исем куштырып кара, дигәннәр иде. Күңелемнән генә, Данил, дип йөргәнем хәтердә. Аннан, эштә дә Данил — ышанычлы, якын дустым, ирле-хатынлы хезмәттәшләрем Гөлназ белән Данил — яшьлектән иң якын кешеләрем (Данил Гыйниятов — “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” каналларының баш мөхәррире — Л.Й.).
Хәзер без өйдә, рәхәт. Озак еллардан соң яңадан бәби табу, аны кулга алу, имезү шулхәтле тансык. Рәхәт хисләр кичерәм. Балаларыбызны исән-имин үстерергә язсын, Ходаем!
Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы