Алия Исрафилова Алинә Сафиуллина турында: «Кем соң бу?!»

Җырчы Алия Исрафилова Алинә Сафиуллинаның “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булуы турында үз фикерләре белән уртаклашты. 

“Кем соң бу?! Интернет заманында, бу сорауны белер өчен түгел, мыскыл итү, түбәнсетү максатыннан бирелүе аңлашыла инде. Белмим дә, беләсем дә килми, янәсе. Бер пабликта, Алинә Сафиуллинага Атказанган артист исеме бирелүе турындагы пост астында бииик күп төрле котлаулар арасында, менә шундый мәгънәсез сорау бирүчеләр очрап куя. Башка кеше уңышлары өчен куана белмәүме бу, хөсетлекме? Әйтерсең, ул исемне алардан алганнар да, Алинәгә биргәннәр! Кем соң бу, дип үзегезнең томаналыкны күрсәтмәгез инде, зинһар. Русча әйтмешли, гугл вам в помощь. Ә Алинә маладис, котлыйм чын күңелдән!” — дип язган Алия Исрафилова.

Алинә исә Алиягә мондый җавап язган: “Ииии исең киткән икән. Без синең белән мамонтлар инде просто. Яшьләр шулай язадыр. Рәхмәт бик зур! Синекен дә сөенеп котларга язсын!”

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/aliya-israfilova-alin-safiullina-turynda-kem-so-bu

Бәйле