Февраль башында һава торышы нинди булыр?

Февраль башы Россиянең бөтен территориясендә диярлек җылы һава торышы, температура климатик нормадан югарырак булачак.

Бу хакта Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка хәбәр итә.

 «Февраль башында уртача температура илнең бөтен территориясендә диярлек нормадан югарырак булачак», — диде ул.

Вильфанд ачыклык керткәнчә, биредә айның беренче көннәре хакында сүз бара. Гидрометеоүзәк февральдәге уртача айлык температурага бәйле фаразын 31 гыйнварда тәкъдим итәчәк. 

Чыганак:http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/fevral-bashynda-ava-toryshy-nindi-bulyr

Бәйле