Гөлназ Сираева: «Бер-беребезне азапламас өчен аерылыштык»

Соңгы вакытта җырчы сәхнәдә сирәк күренә.

Гөлназ Сираева –  «Кайтабыз да китәбез», «Сынама, язмыш», «Туганлыкның көче», «Хисләрем – сынау», «Беләсең бит, беләсең» һәм башка җырлары белән татар эстрадасында үз урынын тапкан җырчы. Ул зәвыклы киенүе, сәхнәдә үзен тотуы һәм лирик җырларны халыкчан башкаруы белән тамашачылар мәхәббәтен яулады. Тик соңгы вакытларда сәхнәдә сирәк күренә башлады. Заманында Чаллыда яшәп, иҗат икән яраткан җырчыбыз бүгенге көндә ни белән шөгыльләнә? Шәхси тормышында нинди яңалыклар бар? Укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап табу максатыннан, аның белән элемтәгә кердек.

– Гөлназ, соңгы араларда сәхнәдә күренмисез. Тамашачыларыгыз да сезне югалтты.

– Мин иҗаттан, сәхнәдән китмәдем. 2019 елда Казанда концертым булган иде, «солянка»ларда катнашам, тамашачыларым белән бәйрәмнәрдә очрашып торам. Күптән түгел Башкортостанда Вәсилә Фәттахованы искә алу концертларында җырлап кайттым. Ел саен берничә яңа җыр өйрәнеп, репертуарымны тулыландырам. Үземне популяр җырчы дип санамыйм, әмма иҗаттан аерылмыйм. Мине сагынып торган тамашачыларымны яңа җырларым белән сөендерүдән туктарга исәбем юк. Күптән түгел Вәсилә Фәттахова репертуарындагы «Шахта» җырын өйрәндем. Тамашачылар аны җылы кабул итте.

– Сезнең киемнәрегез зәвыклы. Стилистыгыз бармы? Күлмәкләрне махсус тектерәсезме?

– Кайсыларын сатып алам, кайсыларын тектерәм, прокатка алып торганнары да бар. Яңа җыр өйрәнгән саен яңа күлмәк алсаң, аларны кая куеп бетерәсең. Кешеләргә дә бирәм, туганнарыма, дусларыма таратам.

– Сәхнәдән тыш вакытыгызны ничек үткәрәсез? Психология белән дә шөгыльләнә башлавыгыз хакында ишеткән идек.

– Әйе, мин хәзер ике юнәлештә эшлим: эстрада һәм психология өлкәсендә. Хәзерге катлаулы заманда психологиянең үзенчәлекләрен, кануннарын белсәң,  яшәү күпкә җиңелрәк бит. Матбугат чараларындагы, социаль челтәрләрдәге басым, мәгълүмати һөҗүмнәрне җиңү өчен рухи яктан нык булырга кирәк, юкса негатив хәбәрләрне йөрәгеңә якын алып, авырып китәргә дә мөмкинсең. Менә шуны аңлаган кешеләр хәзер психологиягә тартыла башлады. Эштән арып кайткан кешеләр дәресләремне тыңлый. Кайберләренә ирләре: «Бар, Гөлназыңны тыңла, аннары тынычланасың, яхшырасың, кәефең күтәрелә синең», –  ди икән. Башта хатыннарын аңламаган ирләр, тормыш иптәшләрендә уңай үзгәрешләрне күргәч, психологиянең файдалы икәненә үзләре дә ышаналар. Мәсәлән, декрет ялыннан соң эш таба алмый интеккән ханымнар киңәшләрем белән эшкә урнашалар. Эштән канатланып, күтәренке кәеф белән өйләренә кайталар. Бу ирләр өчен дә яхшы бит инде. Мин психологияне эстрадага зыян китерми генә алып барам. Шәхси үсеш клубым бар. Кичләрен инстаграмда кызлар белән атнасына 3-4 турыдан-туры эфир үткәрәм. Белемнәремне арттыру өчен укуымны дәвам итәм, кешеләрне дә өйрәтәм. Психология белән эстрада – икесе дә кешеләр өчен кирәк. Алар ярдәмендә мин кешеләрнең рухын баетам, тормышта килеп чыккан авырлыкларны җиңәргә булышам. Димәк, мин дөрес юлда.

– Гөлназ, сез бик ярдәмчел кеше. Үзегез кешеләрдә нинди сыйфатларны хөрмәт итәсез?

– Игелекле гамәлләр кылу – машина, акча һәм башка матди байлыкларга караганда кыйммәтлерәк, дип саныйм. Берәр кешегә ярдәм итсәң, Аллаһы Тәгалә сиңа аны меңе белән кайтара. Мин, катлаулы хәлләрдә калып та, асыл сыйфатларын югалтмаган кешеләрне хөрмәт итәм.

– Сез «Ут хатын» псевдонимлы блогер Гүзәл Хөснетдинова белән дә дус. Аның проектында катнашырга теләмисезме?

– Юк. Ул минем формат түгел. Мин шоулар яратмыйм, күңелемә тыныч агымнар якын. Холкым шундый, мин – салмак кеше.

– Илмира Нәгыймова да дустыгыз бит. Аның белән уртак проектлар эшләмисезме?

– Әйе, ул – минем дустым, җырларын да яратып башкарам. Аның белән бергә турыдан-туры эфирлар үткәрәбез. Мине аның аша эзләп табучылар күп. Киләчәктә бергәләп вайннар да төшерергә җыенабыз.  

– Гөлназ, хыялларың тормышка аштымы?

– Әйе, Казанда яшисем килгән иде. 17 яшьтән башкалада яшәдем. Кияүгә чыккач, Чаллыда яшәп алдым. Ирем белән аерылышкач, кабат Казанга киттем. Башта ипотекага алган фатирда тордым, хәзер, Аллаһка шөкер, үземнең йортым бар. Авылда үскәнгәдер инде, күңел җиргә тартылды.

– Аерылышуга нәрсә сәбәп булды?

– Холыкларыбыз туры килмәде. Мин иҗат кешесе, ә ул минем капма-каршым. Дөрес, эшмәкәрлектә уңышлы гына эшләдек, ә менә өйдә мөнәсәбәтләрне көйләп булмады. Без бер-беребезне азапламас өчен аерылыштык. Аерылышкач та, торып карадык әле. Тик барыбер уртак тел таба алмадык. Уртага салып сөйләштек тә, рәсми рәвештә аерылыштык. Әмма дуслар булып калдык. Сораулары туса, Алмаз миңа яза, ярдәм итәргә тырышам.

– Тормышыгызда авырлыклар килеп чыкканда ул сезнең таянычыгыз булган бит?

– Әйе, язмыш сынаганда, ул минем янымда булды. Мәсәлән, инфарктан әнием үлгәч, бертуган энемне җирләгәндә. Аның әти-әнисен дә бергә соңгы юлга озаттык. Авырлыкларны бергә кичергән кешеләр гомер буена дус-якын булып каладыр инде ул…

– Гөлназ, сез туган нигездәге йортны да тәртиптә тотасыз. Ирләрдән дә уздырып, зур эшләр башкарасыз.

– Аллаһка шөкер, Тукай районы Күзкәй авылындагы өебезнең тәрәзәләрен алыштырттым, коймаларны яңарттык, мунча төзедек. Пенсиядәге әтием кайчагында үзгәрешләрдән куркып кала. Әмма соңыннан нәтиҗәсен күреп, сөенә. Мине һәрвакыт мунча ягып көтеп тора. Кайтып, булышып, тәмле ризыклар белән сыйлап киткәч, үземә дә рәхәт була.

– Аллаһы Тәгалә ни язган шул булачак дип яшәүчеләр шактый…

– Без туу белән үлем вакытын гына үзгәртә алмыйбыз. Болар Аллаһы Тәгалә  билгеләгән вакытта була торган күренешләр. Калган мәсьәләләрдә кеше һәр яктан камиллекә омтылырга тиеш дип саныйм. Әйтик, буш вакытларыңда ашап, диванда гына ятсаң, сәламәтлегеңә зыян килә. Ә чамалап, файдалы ризыклар белән тукланып, спорт белән шөгыльләнсәң – кәефең күтәренке, сәламәтлегең дә – диванда яткан кешенекенә караганда ныграк була.

– Яраткан кешегез бармы?

– Бар. Әмма аның турында сөйләмим. Сер булып калсын.

 – Иҗатта да, шәхси тормышта да бәхетле булыгыз!

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/glnaz-siraeva-ber-berebezne-azaplamas-chen-aerylyshtyk

Бәйле