«Бу — без — башкорт халкы шуның кадәр надан, хәтта бал да җитештерә алмыйбыз дигән сүз?! [видео]

-- Лейла

Башкортстанның Ишембай районы Саргай, Исәкәй һәм Ибрай авыллары җирләрен французларга бал кортларын үрчетү өчен бирмәкче булалар, дип хәбәр иткән идек.

Хәзерге көндә дә әлеге проблема хәл ителмәгән, халык каршылык белдерүен дәвам итә, дип хәбәр итә бер ютуб канал.

— Монда умарта тотучылар гына түгел, ә шушы без — җир хуҗалары җыелган. Безнең җирләрне могҗизави милекчегә тапшырмакчылар. Башкорт халкын мыскыл итәләр, алай гына да түгел, бу — без — башкорт халкы шуның кадәр надан, хәтта бал да җитештерә алмадылар дигән сүз.
Башкортстан хакимияте Рәсәй Конституциянең 9, 36 нчы маддәсен тупас рәвештә боза. Әлеге регионда яшәүчеләр инвесторларга җирләрен бирүдән баш тартырга тулы хокуклы. Монда умарта тотучыларны гына түгел, ә барлык авыл халкы җыенын җыярга кирәк, дип чаң суга активистларның берсе.

Бәйле